Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә заманча асфальт-бетон заводы эшли башлады.
Хәзерге вакытта заводта көн саен 300 тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгарыла.
(Әлмәт, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яңа, заманча асфальт-бетон заводы эшли башлады, дип яза җирле басма.
Биредә барлык процесслар автоматлаштырылган, компьютер программасы технологик процесс белән оператор кабинасыннан торып идарә итү мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта заводта көн саен 300 тоннага якын асфальт-бетон катнашмасы эшләп чыгарыла. Бурыч – аны 1000 тоннага җиткерү. Асфальт-бетон катнашмасы 5 төп компоненттан тора: вак таш, иләктән калган калдык, ком, минераль порошок һәм битум. Асфальтның кайда салыначагына карап, әлеге чималларның процент чагыштырмасы төрлечә булырга мөмкин. Яңа заводта җитештерелгән асфальт-бетонның тәүге тонналары шәһәр урамнарына салынды да инде. Яңа предприятие югары технологияле, барлык экологик нормаларга да җавап бирә.
Заводны сатып алу Әлмәт шәһәр юллар идарәсенең конкуренциягә сәләтлелеген нык арттырачак, дип исәпли “ГУАД” МУП директоры Альберт Хәләпов. Аның әйтүенә караганда, иске заводны да резерв сыйфатында саклап калырга карар иткәннәр. Яңа заводта барлык җиһазлар да Кытайда җитештерелгән, дөнья стандартларына туры килә. Иң мөһиме - калабызны сыйфатлы асфальт-бетон катнашмалары белән тәэмин итеп, яңа завод шәһәр юлларын ремонтлауга бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз