news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә законсыз чүплек өчен гаеплеләр җаваплылыкка тартыла

Чүплек территориясенең мәйданы 2250 кв. метрга җиткән була.

(Әлмәт, 13 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Әлмәттә законсыз чүплек табылган. Хәзер биредә административ тикшерү эшләре алып барыла, дип яза җирле басма.

Экологлар металлолом кабул итү пункты территориясендә тимер-томыр калдыклары тупланмасына тап була. Тикшерүдән күренгәнчә, биредә кара металл калдыклары һәм эшкәртелгән автомобиль шиналары сакланган. Чүплек территориясенең мәйданы 2250 кв. метрга җиткән була. Моннан тыш, предприятие махсус чистарту корылмалары белән җиһазландырылмаган була. Гаепләнүчеләр "Калдыклар белән эш итүдә экологик таләпләрне үтәмәү" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot