Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә законсыз акбур чыгару эшчәнлеге ачыкланган
Экологлар зыян күләмен 8 миллион сум белән бәяли.
(Әлмәт, 2 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә законсыз акбур табу эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төштеләр. Бу турыда район басмасы сайты хәбәр итә.
Казан оешмасына "Новотроицкое" участогында геологик өйрәнүләр уздырырга лицензия бирелгән була. Ләкин бу территориядә алардан кала кемнеңдер бу эшчәнлек белән шөгыльләнүе ачыклана. Экологлар зыян күләмен 8 миллион сум белән бәяли.
Лицензия шартлары буенча компания әлеге территориядәге акбурны саклауны тәэмин итәргә тиеш була. Хәзерге вакытта биредә экологлар тарафыннан административ тикшерү эшләре алып барыла. Файдалы казылмаларны саклау максатыннан чыгып биредә махсус “фототозак”лар урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз