news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Үзәк чыршы ачылу тантанасына Бөек Устюгтан Кыш бабай килде

“Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы төп чыршының утларын Россия Кыш Бабае кабызды.

(23 декабрь, Казан, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары" газетасы). Әлмәттә Үзәк чыршы ачылды. Әлеге тантанага Россия Кыш Бабае да килде.

Бөек Устюгтан килгән кунак берничә урында кунак булды. 25 нче мәктәптә узган балалар бәйрәмендә күңел ачты. Шулай ук, балалар йортында булды. “Кванториум” балалар технопаркында сәләтле балалар белән очрашты. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы төп чыршының утларын Россия Кыш Бабае кабызды. Уеннар, җырлы тамаша, уникаль бүләкләр һәркем күңеленә хуш килде. Бер сүз белән генә әйткәндә, Әлмәткә чын-чынлап Яңа ел төсмере керде, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot