Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Юрий Башмет җитәкчелегендәге ансамбль концерты тулы зал белән узган
Концерт "Татнефть" компаниясе ярдәме белән оештырылган.
(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Солисты Москвы» камера ансамбле концерты узган. Күренекле ансамбльнең Россия шәһәрләре буенча әлеге иҗат туры коллектив оешуга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Концерт «Татнефть» компаниясе тырышлыгы нәтиҗәсе. Концерт алдыннан дөньяның иң яхшы альтисты булып танылган Юрий Абрамович Башмет матбугат конференциясендә журналистлар белән аралашты. Сорауларга җаваплар маэстроның балачагына да «алып кайтты», аның гаиләсе белән таныштырды, тормышка карашын ачып салды, балага сәнгать белеме бирү үзенчәлекләренә дә кагылды.
Тулы залда барган концерт исә без – тамашачыларга илаһи бер мохит белән истә калса, Юрий Абрамович һәм аның ансамбленә кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән кадерле булыр дип уйлыйм.
"Дөньяның бик күп илләрендә, шәһәрләрендә булып та бу кадәр чәчәк бәйләмнәре бүләк иткәннәре юк иде безгә, рәхмәт сезгә", – диде ул ахырдан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз