Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә юлларны ремонтлауга 342 миллион сум акча бүленгән
Ремонт эшләре 31 октябрьгә кадәр барачак.
(Әлмәт, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә юл-урам челтәрен реконструкцияләүгә 342 млн сум акча сарыф ителәчәк, дип яза җирле басма.
Тендер Россия Федерациясенең дәүләт сатып алулар порталына эленгән. Заказны “Әлмәт шәһәр автомобиль юллары идарәсе" бирә. Акча оешма бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Башкаручы велосипед юллары төзергә һәм Геофизическая (РТС боҗрасыннан Лиза Чайкина урамына кадәр) һәм Герцен урамнарындагы (Риза Фәхретдин урамыннан Шоссейная урамына кадәр булган участок) юлларга ремонт ясарга тиеш.
Ремонт эшләре 31 октябрьгә кадәр барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз