news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Юлларда куркынычсызлык өчен" акциясе узды

Акциянең максаты - юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында белемнәр туплау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.

(Әлмәт, 7 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 33 нче “Незабудка” балалар бакчасында "Юлларда куркынычсызлык өчен" акциясе узды. Акциянең максаты -юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында белемнәр туплау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, дип яза җирле басма.

Акциядә балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр, педагоглар, ата-аналар һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова катнашты. Балалар ата-аналарны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тәгәл үтәргә чакырдылар һәм әлеге тема буенча аларга үзләренең сорауларын бирделәр.

Әлеге ысул белән эшләү белем бирү процессының барлык катнашучыларын да берләштерергә ярдәм итә. Акция ата-аналарда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре проблемасы турында уйларырга җирлек тудыра һәм балалары өчен җаваплылык хисен арттырырга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot