news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә юллар төзелешенә 2 млрд сум акча тотылачак

Быел 30 ишегалдында күркәм үзгәрешләр көтелә. Әлеге максатка 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Әлмәт, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Быел Әлмәттә 300 километр юлга ремонт ясалачак. Квартал араларындагы биләмәләр дә яңартылып, велосипед юллары төзелеше дә дәвам итә, дип яза җирле басма.

Үзәк юллар гына түгел, ремонт микрорайоннарга да килеп җитәчәк. Мисал өчен, Урсалыда берьюлы берничә урам планга кертелгән. Хәзерге вакытта Механизаторлар урамында эш кайный. Соңрак юлчылар Шакиров урамына күчәргә исәпли. Восточная, Фәйзи, Ганиев, Гыйльметдинов, Садыков урамнарында эшләр төгәлләнгән инде.

 Быел 30 ишегалдында күркәм үзгәрешләр көтелә. Әлеге максатка 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Тулаем алганда юлларны ремонтлауга барлыгы 2 миллиард сум күләмендә акча юнәлдерелә. Аның бер өлеше нефтьчеләрнеке. «Татнефть» компаниясе бүлеп биргән акчаларга Жуковский, Чапаев урамнарында юллар яңартыла, шулай ук Шевченко урамы буенча Шевченко-Фәхретдин боҗрасыннан алып Мәрҗани урамына кадәрге өлештә өске катламны алыштырырга ниятли алар. Әлмәт шәһәр юллары идарәсе баш инженеры Рәфис Нуришанов сүзләренә караганда, әлеге программа буенча 50 процентлап эшләр тәмамланган инде.

Шәһәр буенча велоюллар төзелеше дә дәвам итә. Моның өчен 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта Шоссейная, Геофизическая, Совет, Радищев урамнары һәм Төзүчеләр проспектында барлык таләпләр буенча да яңа юллар сузыла. Эшләр график нигезендә алып барылып, юлчылар ремонтны үзвакытында төгәлләргә исәп тота. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар: һава торышы яхшы, асфальт-бетон заводы тулы куәтенә эшли, материаллар белән тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Көн саен юл эшләренә 20 берәмлек техника җәлеп ителеп, эшчеләр иртәнге 6 дан кичке 6 га кадәр хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot