news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат үлгән

Казан-Оренбург трассасында “КАМАЗ”, “Шкода Рапид” һәм 7нче модель «Жигули» бәрелешкән.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан районы Әлмәт районында кичә трассада өч машина бәрелешкән, дип хәбәр итә  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Кичә 18.10 сәгатьтә 112 бердәм диспетчер номерына Казан-Оренбург трассасының 223 чакрымында Аппаково авылы янәшесендә “КАМАЗ”, “Шкода Рапид” һәм 7нче модель «Жигули» бәрелешкән хәбәр алынган.

Һәлакәт урынына коткаручылар, полиция хзмәткәрләре һәм ашыгыч ярдәм табиблары килә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “Жигули»дә барган 30 яшьлек ир-ат үлгән. 38 һәм 75 яшьлек ике хатын-кыз төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot