news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алдылар

Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә җәлеп итү.

(Әлмәт, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан 15-21 ноябрь көннәрендә шәһәр һәм районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында төрле чаралар оештырыла. Бу турыда җирле басма яза.

Чараларның максаты - җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт травматизмы мәсьәләсенә җәлеп итү.

Агымдагы елның ун аенда Әлмәт юлларында 125 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юл һәлакәтләре аркасында 18 кеше үлгән һәм 161 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 20 бала зыян күргән.

Бу көнне биредә 57 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенәләр катнашында концерт булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча викторина да оештырылган иде.

Акция барышында “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина сабыйларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сөйләп үтте. Биредә шулай ук район буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмилла Демьянова да катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot