news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә юл ремонтына 173 миллион сум акча тотылачак

Тендер Россия Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Әлмәттә юл ремонтына 173 миллион сум акча тотылачак
архив

(Әлмәт, 19 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә юлларны төзекләндерүгә 173 миллион сум акча тотылачак. Эшләрне ноябрь ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлмәттә юл-урам челтәрен ремонтлау, төзү һәм реконструкцияләүгә 173 млн сум акча тотылачак. Тендер Россия Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Заказ бирүче – Әлмәт автомобиль юллары идарәсе.

Чыгымнарын предприятие үзе каплаячак. Электрон аукцион 21 октябрьдә узачак, катнашу өчен гаризалар 18 октябрьгә кадәр кабул ителә.Техник бирем буенча, Галиев (Алсу микрорайоны), Волгоград, Пушкин, Тынычлык, Маяковский, Цеткин, Объездная, Зарипов урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында юлларга ремонт ясалачак. 

Башкарылган эшләрнең сыйфаты төзелеш нормаларына һәм дәүләт стандартларына туры килергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100