Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесенең гомере өзелгән
Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.
(Әлмәт, 11 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген, 11 декабрьдә 6.30 сәгатьтә Әлмәтнең Бигәш урамындагы 123 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
1992 елгы ир-ат идарәсендәге "Дэу Нексия" автомобиле 1960 елгы шофер идарәсендәге "ПАЗ 320530-22" автобусы белән бәрелешкән. Җиңел машина йөртүчесенең машина белән идарә итү хокукы булмаган, ул каршы як полосага чыккан.
Юл-транспорт һәлакәтендә "Дэу Нексия" автомобиле йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булган. Автобусның 1989 елгы пассажиры медсанчастькә озатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз