news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә юл һәләкәте ясаучы машинасын урлаулары турында хәбәр иткән

Суд аңа 15 000 сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

(Әлмәт, 8 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 41 яшьлек ир-ат җинаять кылу турында ялган хәбәр биргән өчен хөкем ителгән. Шул рәвешле ир юл-транспорт һәлакәте өчен җаваплылыктан качарга ниятләгән булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәһәр прокуратурасы 41 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны җинаять кылуда гаепле дип таныды.

- Судта ачыкланганча, 2019 елның 11 апрелендә хөкем ителүче ЮХИДИ бүлеге инспекторына йорт янында торучы автомобиленең ачыкланмаган зат тарафыннан урланганын хәбәр итә. Ә чынлыкта ул 2019 елның 6 апрелендә әлеге автомобиль белән идарә итеп, юл читендә торучы башка 4 автомобиль белән бәрелешүе һәм җинаять урыныннан качып китккән була, – дип хәбәр итте прокурор ярдәмчесе Гөлия Мөхәммәтҗанова.

Ул үз гаебен таныган. Суд аңа 15 000 сум күләмендәге штраф рәвешендә җәза билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100