Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә юл кырыена төшеп киткән җиңел машинада ике бала һәм автоледи зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте Геофизик урамында 11 нче йорт каршында булган.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Әлмәттә юл кырыена төшеп киткән иномаркада ике бала һәм автоледи зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Геофизик урамында 11 нче йорт каршында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына кичә кич килгән.“Хонда” җиңел машинасы юлда чыгынтыга менгән. 25 яшьлек автоледи идарәне югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән. Автомобиль әйләнгән.Һәлакәт аркасында машина йөртүче хатын-кыз, шулай ук яңа туган кыз бала белән 8 яшьлек малай җиңелчә имгәнүләр алганнар һәм хастаханәгә барудан баш тартканнар.Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән 9 нчы янгын сүндерү-коткару хезмәктәрләре җимерек автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз