Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза
Балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында лекция укылды.
(Әлмәт, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза. Аның кысаларында 24 нче мәктәптә бүген «Ялтырыйсыңмы?» дигән акция булды, дип яза җирле басма.
21 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп темасы җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасы белән таныштыруга нигезләнгән.
Әлеге максатны күз алдында тотып, 24 нче мәктәптә бүген бик зур акция узды. Һәр укучының киемендә яктырта торган элементларның булу-булмавын тикшерделәр. Шулай ук укучылар тарафыннан «Ялтырап күрен» дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Тәнәфесләрдә өлкән сыйныф укучылары флешмоб та уздырды. Яшь инспекторлар белән берлектә беренче сыйныф укучылары өчен олы тәнәфестә саф һавада иминлек уеннары да уйнатылды.
Балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында лекцияләр дә укылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз