Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе хезмәткәрләре укучыларга кәнфит өләште
Әлмәттә укучыларның киемендә яктылык кайтаручы элементларның булуы тикшерелде.
(Әлмәт, 31 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә “Фликер өчен кәнфит” дигән акция оештырылды. Балалар киемендә ничә элемент кулланылганлыкка карап аларга татлы бүләкләр өләштеләр, дип яза җирле басма.
Чара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең укытучылары, “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина, ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Людмила Демьянова тарафыннан оештырылган иде.
Ишектән керүгә укучыларның киемендә яктылык кайтаручы элементларның булу яки булмавы тикшерелде.Шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында әңгәмә дә оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз