news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «ЮИД-дозор» бәйгесе уза

Әлеге чара җәйге каникуллар вакытында бик актуаль. Ул юлда йөргәндә игътибарлырак булырга кирәклеген янә искәртә.

(Әлмәт, 17 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «ЮИД-дозор» бәйгесендә шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар көч сынашты, дип яза район газетасы.

Юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган мондый чара инде берничә ел уздырылып килә.

Быел анда катнашырга 19 команда теләк белдергән. Хәтта район мәктәпләре дә килгән иде. Биремнәр 8 станциягә бүленеп төзелгән. Укучыларның һәммәсе дә аларны уңышлы гына үтә алды.

Экология елы уңаеннан быелгы чара да шуны күздә тотып оештырылды. Командалар чүп һәм калдык материаллардан берәр техника ясап алып килергә тиеш булды. Әлеге этапны да һәр команда уңышлы үтәде.

Әйтергә кирәк, әлеге чара җәйге каникуллар вакытында бик актуаль. Ул юлда йөргәндә игътибарлырак булырга кирәклеген янә искәртә.

news_right_1
news_right_2
news_bot