news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә югалган яшүсмерне эзлиләр

17 яшьлек Ясмин Абдуллин 30 март көнне өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

(Әлмәт, 31 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә югалган 17 яшьлек яшүсмерне эзлиләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

17 яшьлек Ясмин Абдуллин 30 март көнне өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Билгеләре: буе 187 см, ябыграк гәүдәле. Өстендә кара төстәге пәлтә, аягында караңгы зәңгәр джинсы чалбар һәм караңгы төстәге аяк киеме булган.

Яшүсмер турында берәр мәгълүматка ия булган очракта 112 яки 8 (800) 700-54-52 телефоны буенча хәбәр итүегез сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot