news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә югалган ир-ат туңып үлгән

Ул туганнарына шалтыратып ярдәмгә мохтаҗ булуын әйткән булган.

(Әлмәт,  16 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 13 октябрьдә социаль челтәрләрдә Әлмәттә югалган егетне эзләү турындагы мәгълүмат таралды. Ир-ат салкында туңып үлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул туганнарына шалтыратып ярдәмгә мохтаҗ булуын әйткән. Аны Түбән Мактама тирәсендә эзләгәннәр.

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ир-ат салкында туңып үлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot