news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә йомшак кубиклар буенча чемпионат узды

Чемпионатның беренче көне нәтиҗәләре буенча киләсе турга 16 нчы һәм 24 нче мәктәп командалары чыкты.

(Әлмәт, 13 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә "Яшел фитнес"ның кышкы сезоны башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел бу проект Россиянең 25 шәһәрендә старт алачак. Быелгы проектның үзенчәлеге булып йомшак кубиклар буенча чемпионат тора. Өч айга сузылачак бу чемпионатта Әлмәт мәктәпләре укучыларыннан торган 16 команда катнаша.

Якшәмбе көнне Әлмәтнең 16, 17, 24 нче һәм Түбән Мактама бистәсенең 2 нче мәктәбенең актив укучылары йомшак кубиклар буенча чемпионатта катнашырга дип шәһәр паркына җыелды.

Беренче булып стартка 16 нчы һәм 17 нче мәктәп укучылары чыкты. “Кубашня” этабында алар иң бөек манара төзү буенча ярыштылар.

Чемпионатның беренче көне нәтиҗәләре буенча киләсе турга 16 нчы һәм 24 нче мәктәп командалары чыкты. Турнир таблицасында беренче урында булган ике команда республика дәрәҗәсендәге төп приз өчен көч сынашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot