news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә йогышлы авырулар арткан

Йогышлы авыруларның 2016 елга карата 17,8 процентка артуы күзәтелә.

(Әлмәт, 22 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә йогышлы авырулар арткан, дип яза җирле басма.

Әлмәт районында агымдагы елның ун аенда йогышлы авыруларның 39884, паразит авыруларның 587 очрагы теркәлгән.

Йогышлы авыруларның 2016 елга карата 17,8 процентка артуы күзәтелә. Быел брюшной тиф, дизентерия, полиомиелит, кызамык, дифтерия, кызылча, столбняк, туляремия, себер язвасы, бруцеллез, малярия, кешеләрнең котыруы теркәлмәгән. Сальмонеллез инфекциясе 2,4, скарлатина 2,3 процентка, шифаханәдән тыш пневмония 70 очракка, ОРВИ 21,6 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100