news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә җылыну пункты ачылды

Салкын көннәр вакытында юлчыларның туңу, хәтта өшү очраклары булгалый.

(Әлмәт, 9 февраль, "Татар-информ" , "Әлмәт таңнары").  Республикада салкыннар тору сәбәпле ике җылыну пункты ачылды. Аның берсе Әлмәт районында урнашкан, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Ул Р-239 трассасының 250 нче километрында эшли. Палатка 30 кешене сыйдырышлы. Шулай ук 3 тәүлеккә җитәрлек азык-төлек, медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Икенче күчмә пункт Алабуга районында урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot