news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә язгы өмәдә катнашкан азәрбайҗаннар "Тает лед" җырына клип төшереп, хисап тоткан

Шәһәр хакимияте халыкны язгы өмәдә катнашырга чакырып, музыкаль видеоклип төшергән иде. Хәзер аңа хисапны да видеоклиплар белән кайтаралар.

(Әлмәт, 1 май, “Татар-информ”). Татарстанда хәзерге вакытта узучы экологик икеайлык кысаларында, Әлмәт шәһәрендә җирле Экология департаменты халыкны өмәгә чакырып, музыкаль видеоклип төшергән иде, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Шәһәрнең азәрбайҗан диаспорасы өмәдә катнашып, шуңа хисап һәм шәһәр хакимияте мөрәҗәгатенә җавап буларак, үз видеоклибын төшергән. Алар да "Грибы" төркеменең танылган "Тает лед" җырын файдаланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100