news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә ясле төркемнәре булган бакчалар һәм яңа инженерлык мәктәбе ачылачак

868 урынлык инженер мәктәбен төзү планлаштырылган.

(Әлмәт, 29 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы башлыгы белән үткән йомгаклау матбугат конференциясендә белем бирү өлкәсе актуаль темаларның берсе булды. Район башлыгы инженерлык мәктәбен төзү турындагы планнар белән дә уртаклашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Балалар бакчалары төзелү турында сүз алып барганда, Айрат Хәйруллин 2019 елда шәһәрнең кайбер микрорайонында 220 урынлык ике балалар бакчасы төзеләчәген әйтеп үтте. Алар тагын 440 баланы урнаштыру мөмкинлеге бирәчәк. Шунысы мөһим: биредә ясле төркемнәре дә булдырылачак. 

"Яңа микрорайоннардагы мәктәп төзелү өчен резервланган җир участогы дәүләт милкендә калды. Безгә “Татнефть” компаниясе һәм Наил Маганов шәхсән үзе ярдәм күрсәтте. Бу микрорайонда 868 урынлык инженер мәктәбен төзү планлаштырылган. Ул башка мәктәпләр өчен инженерлык белемен бирү өлкәсендәге компетенцияләр үзәгенә әйләнәчәк", - дип билгеләп үтте район башлыгы Айрат Хәйруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot