news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Яшьләр көне узды

Әлмәттә Яшьләр көне узды

(Әлмәт, 1 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт яшьләре бәйрәм итте, дип яза җирле басма.

Чаралар шәһәр паркында “Татнефть” компаниясе яшь хезмәткәрләре форумы белән башланып китте. Яшьләрне компаниянең кадрлар бүлеге начальнигы Рифдар Хамадьяров, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, “Татнефть”нең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин һ.б. сәламләде.

Бәйрәм спорт уеннары, интерактив мәйданчыклар эшчәнлеге, мастер-класслар, күңел ачу чаралары белән үрелеп барды. Технопарк күргәзмәсе дә эшләде. Кичке 8 дә паркта электрон музыка сөючеләр өчен популяр DJ Леонид Руденко чыгыш ясый, шулай ук пляжда “Фестиваль красок”, Яшьләр үзәге каршында гирозаезд үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot