Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Яшел фитнес»та Клава Кока чыгыш ясады
Барлыгы 300 тренировка, һәр якшәмбе саен 15 спорт фестивале планлаштырыла.
(Әлмәт, 28 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә «Алга, түбәтәй!» велопарады белән башланып киткән чаралар соңрак «Яшел фитнес» проектының җәйге сезоны ачылу уңаеннан күңелле бәйрәм белән дәвам итте. Ленин мәйданына җыелган яшьләр өчен оештыручылар бик күп сюрпризлар әзерләгән булып чыкты, дип яза җирле басма.
Бию баттлларында кызлар һәм егетләр иң дәртле биюдә ярышып, «ЯФ»дан истәлеккә логотиплы сәгать, чынаякларга лаек булды. Шулай ук биредә фото ясап, аны инстаграм челтәренә куючылар һәм иң күп лайк җыючылар да бүләкләр отты. Ә иң зур күчтәнәч ул Black Star музыкаль лейблы артисткасы Клава Кока чыгышы иде. Яшь артистка мәйданны рәхәтләнеп кыздырды.
- Шәһәрегез искиткеч матур икән. Кечкенә булса да, зур калалардан һич тә калышмый. Халкы да мөлаем, ачык. Минем бу шәһәрдә яшисем килә, - дип белдерде Клава.
Концерт тәмамлангач та, ул сәхнә артына ашыкмады. Әлмәтлеләр янына төшеп, селфи ясады, үзенең блогы өчен видеолар төшерде. Кыскасы, бәйрәм һәркемгә ошады.
«Яшел фитнес»чылар яңа сезонда безгә тагы да зуррак сюрпризлар вәгъдә итә. Барлыгы 300 тренировка, һәр якшәмбе саен 15 спорт фестивале планлаштырыла. Әлбәттә, бүләкләр дә мулдан булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз