news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшүсмер әнисен үтерүдә шикләнелә

Беренчел мәгълүматлар буенча 13 яшьлек малай әнисен гаиләдә киеренке мөнәсәбәтләр аркасында суйган.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә яшүсмердән әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнелеп мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана кеше белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәп булган.

Җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алынган.

«Прокуратура балигъ булмаган балаларның сукбайлыгын һәм хокук бозуын кисәтү системасы органнары ягыннан чараларның тулысынча һәм үз вакытында үтәлешенә бәя бирәчәк. Хокук бозу ачыкланган очракта прокуратура чарасын күрәчәк», — дип аңлатты Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot