news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды

Башка шәһәрләр белән беррәттән, Әлмәтнең 3 мәктәбеннән 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынады, диелә район хәбәрендә.

(Әлмәт, 17 ноябрь, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Әлмәттә JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы узды, дип яза җирле басма.

“Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Камадан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелды. Әлмәтнең 3 мәктәбеннән дә 15 укучы бүген үзенең белемнәрен һәм осталыкларын сынады. Сайлап алу этабы “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча. Бәйгедә катнашучыларга “Алнас” ААҖ башкарма директоры Сергей Шунин, “Римера” АҖнең үсешен оештыру һәм персонал буенча директоры Олеся Романова һәм башкалар уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot