Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшь пар һәм аларның нәни кызы ис газы белән агуланган
Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәргәннәр, хатын-кызны хастаханәгә салганнар.
(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәрендә яшь әти белән әни һәм аларның ике яшьлек кызы ис газы белән агуланган. Бу турыда "Татар-информ"га ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
"12 майда Клара Цеткин урамындагы бер йортта 25 яшьлек ир белән хатын һәм аларның 2 яшьлек кызы ис газы белән агуланган", диелә ведомство хәбәрендә.
Әлмәт хастаханәсе табиблары аларга "Җиңелчә дәрәҗәдә агулану" диагнозы куя.
Ир белән баланы өйләренә кайтарып җибәрәләр, хатын-кызны хастаханәгә салалар. Башлангыч версия буенча, вентиляция начар эшләү сәбәпле, яшь гаилә агуланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз