Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшь гражданнар форумы узды
Чара ахырында махсус резолюция дә кабул ителде.
(Әлмәт, 29 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшь гражданнар форумы узды, дип яза җирле басма.
Яшь гражданнар форумы Татарстанның барлык районнарында «Республика балалар оешмалары советы» иҗтимагый төбәк оешмасы тәкъдиме белән уза.
Әлмәт тә әлеге зур вакыйгадан читтә калмады. Кичә «Кванториум» балалар технопаркында Әлмәт укучылары өчен очрашу оештырылды. Форумда катнашучылар 12 дән 18 яшькәчә булган иҗтимагый балалар оешмасы активистлары һәм лидерлары иде.
-Яшь гражданнар форумында катнашучылар төрле секцияләрдә проблемаларны чишәләр, Республикадагы балалар хәрәкәтенең килеп туган актуаль проблемаларын чишү өчен социаль проектлар ясыйлар. Презентацияләрен карап, без укучылар кабул иткән карарларның никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшенәбез. Чыннан да, зур эш башкарыла. Катнашучыларга – активлыклары, ә Татарстан республикасы җитәкчелегенә яшьләр дәүләт сәясәте өлкәсендә алшартлар тудыруы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ТР Балалар оешмасы Советы директоры Екатерина Согрина.
Моңа кадәр әлеге форум ике елга бер мәртәбә Казанда оештырыла иде. Быелдан, аны үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Беренче елны ул республиканың 45 районында оештырылачак һәм алдагы елны һәр төбәктән үзләрен иң-иңнәр дип күрсәткән балалар Казанда очрашачак. Май аеннан ТР Балалар оешмасы Советы вәкилләре мондый форумны берничә районда үткәргәннәр инде.
Балалар оешмаларына ярдәм күрсәтү, аларга җәмгыять, дәүләт тарафыннан игътибар арттыру да төп бурычларның берсе булып тора. Шундый чаралар балалар һәм яшьләр мохитендә туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә. Чара ахырында махсус резолюция дә кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз