news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләрнең медицина карточкаларын чүплеккә ташлаганнар

Әлеге чүплек 24 кв метр мәйданны били.

(Әлмәт, 30 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Экологлар Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел төзелеш калдыклары һәм пациентларның авыру тарихы язылган карточкалардан торган чүплеккә тап булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге чүплек 24 кв метр мәйданны били. Беренчел фаразлар буенча, бу хәл капиталь ремонт эшләре барган шәһәрнең бер дәвалау-профилактика учреждениесеннән чыгарылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Экологлар тарафыннан “Җитештерү һәм көнкүреш калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү" маддәсе нигезендә эш кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot