news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүчеләрне бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итәчәк

Омбудсмен белән бергә сорауларга министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән прокуратура һәм адвокатлар җавап бирәчәк.

Әлмәттә яшәүчеләрне бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кабул итәчәк
архив/Султан Исхаков

(Әлмәт, 8 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт һәм Түбән Кама халкын республиканың балалар омбудсмены кабул итәчәк. 10 октябрьдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина  Әлмәттә очрашу уздыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Омбудсмен белән бергә сорауларга министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шул исәптән прокуратура һәм адвокатлар җавап бирәчәк.

Хокукый ярдәм көне кысаларында баланың тормышка, рәхимсез мөгамәләдән, көчләүдән һәм иминлеккә хокукларын саклау, баланың сәламәтлеген һәм сәламәт үсеш хокукын саклау, баланың гаиләдә яшәргә һәм тәрбияләнергә хокукларын үтәү, шул исәптән опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин булачак.

Шулай ук Татарстанда яшәүчеләр мәгариф өлкәсендә баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү, социаль тәэминатка хокукны үтәү, баланың торак, башка милек хокукларын саклау буенча да сораулар бирә алалар.

Кабул итү 11.00 дән 15.00 гә кадәр "Нефтьче" мәдәният сараенда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100