news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан

Дүрт көндә Әлмәттә 56 бала туган.

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан
архив

(Әлмәт, 27 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  20 августтан алып 24 августка кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 56 бала туган. Әлмәтлеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Шулай итеп, дүрт көндә 23 малай һәм 33 кыз бала туган. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 2286 һәм 4200 грамм.

Балаларга кушылган иң популяр исем Есения булса, сирәк очрый торганнары рәтенә Назар, Низам, Сабит, Амила, Захра, Лия, Селена, Сөмбел һәм Тея керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot