news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Юстина, Леон һәм Милада дигән исемнәр кушкан

Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсе күрсәткечләре буенча март аенда барлыгы 207 бала туган.

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Юстина, Леон һәм Милада дигән исемнәр кушкан

(Әлмәт, 8 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ата-аналар балаларына куша торган иң популяр исемнәр рәтенә Амелия, Арыслан, Илдан, Кәрим, Сафия һәм Амелина кергән. Сирәк кенә Пелагея, Юстина, Милада, Тамерлан, Әмиран һәм Леон исемнәрен дә кушучылар бар икән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт шәһәренең ЗАГС идарәсе күрсәткечләре буенча март аенда барлыгы 207 бала туган. Аларның 106сы кыз бала һәм 101е ир бала булган. 

Бала сөю бәхетенә ирешкән иң өлкән әти кешегә - 42, әни кешегә - 42 яшь булса, иң яшь әти - 22, иң яшь әни – 19 яшьтә.

Иң кечкенәсенең авырлыгы - 500 грамм булса, иң олысыныкы - 4500 грамм.

Март аенда барлыгы 84 пар үзенең никахын рәсми рәвештә теркәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot