news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итте

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте.

Әлмәттә яшәүчеләр Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итте
almet-rt.ru

(Әлмәт, 2май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә әлмәтлеләр Яз һәм хезмәт көнен бәйрәм итте. Быел да әлеге күрәм бәйрәм әлмәтлеләрне Нефтьчеләр мәйданына җыйды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Чарага җыелучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт шәһәре профсоюзлары координация советы рәисе Марсель Бикмуратов һәм мәртәбәле кунаклар котлады.

Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Кечкенәләр өчен махсус уен мәйданчыклары булдырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot