news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүчеләр мошенниклар хисабына 260 мең сумнан артык акча күчергән

Алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырган һәм банк картасындагы акчаларны саклап калырга тәкъдим иткән.

Әлмәттә яшәүчеләр мошенниклар хисабына 260 мең сумнан артык акча күчергән
архив/Салават Камалетдинов

(Әлмәт, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган тәүлектә мошенниклар Әлмәттә яшәүчеләрнең банк карталарыннан 260 мең сумнан артык акча үзләштергән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырган һәм банк картасындагы акчаларны саклап калырга тәкъдим иткән. Операцияне гамәлдән чыгару өчен, әңгәмәдәшләр СМС-га кергән раслау кодын яңгыратуны сораган. Зыян күрүчеләр таләп ителгән мәгълүматны атауга, аларның хисап счетларындагы акча мошенникларга күчерелгән.

44 яшьлек мөрәҗәгать итүченене мошенниклар займ рәсмиләштерергә мәҗбүр иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ханымга таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәте белгече дип таныштыра һәм аның исеменә караклар кредит рәсмиләштерүен әйтә.

Мошенник зыян күрүчегә операцияне гамәлдән чыгарырга ярамый, бердәнбер коткару - банкка барырга һәм әлеге кредитны үз өстенә алырга кирәк дип аңлата. Сөйләшү барышында ул акчаны янга калдыру өчен барлык акчаларны банк тарафыннан махсус аның өчен ачылган шәхси резерв счетына күчерергә тәкъдим итә.

Мөрәҗәгать итүче шунда ук булган 6000 сумны күчерә һәм банкка китә. Кредит рәсмиләштереп, акчаны кулга алган зыян күрүче аларны шунда ук резерв хисабына күчерә. Нәтиҗәдә, ул 155 400 сум акчадан колак кага.

Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү эшләре алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100