Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүчеләр каракны тотып, полициягә тапшырган
Әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.
(Әлмәт, 27 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт полиция хезмәткәрләре шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә 33 яшьлек каракны тоткарлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Курку белмәс кибет хезмәткәре һәм кибеткә килүчеләр каракны үзләре тоткарлый һәм полиция кулына тапшыра. Җинаять видеокүзәтү камераларына эләккән була.
Видеокүзәтү камераларыннан күренгәнчә, билгесез бер ир-ат кибеттә чиратта басып торган була. Кибеттә хатын-кызлар гына калгач, ул бер сатып алучының башына шешә белән суга һәм сатучыга да сугып, аннан биш мең сум акча таләп итә башлый.
Аптырап калмаган кибет хезмәткәре каракка җавап кайтара һәм касса аппаратын идәнгә атып бәрә. Тик шулай да ир-ат аның кулыннан мең сумлык бер купюраны тартып ала һәм кибеттән тыныч кына чыгып китә. Ләкин хатын-кыз каракның артыннан куа чыга. Бу вакытка ярдәмгә бер егетне чакырган булалар.
Гаепле җинаять урыныннан качарга маташа, әмма аны дусты белән бер ир-ат полиция хезмәткәрләре килгәнче тоткарлап тора.
Ачыкланганча, җинаятьче моңа кадәр наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаять кылган өчен хөкем ителгән һәм психоактив һәм тыелган матдәләр кулланган өчен исәптә тора торган була. Әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз