Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүчеләр иртән йөгерергә чыгар өчен рөхсәт сорап видеомөрәҗәгать яздырган
Спортчылар роликны социаль челтәрләргә куйган.
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Әлмәттә йөгерергә яратучылар Татарстан җитәкчелегенә цифрлы пропусклар системасына тагын бер максатны — иртәнге йөгерүне өстәүне сорап мөрәҗәгать итте.
«Иртә белән йөгерү күнегүләрен рөхсәт итүегезне сорыйбыз. Безгә чыгарга код, 2590 номерына SMS җибәрү кирәк. Максат: йөгерү», — дип белдерә Әлмәт йөгерүчеләре видеода.
Йөгерергә яратучылар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан, республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллиннан һәм төбәкнең спорт министры Владимир Леоновтан яңа максат булдыруны сорый.
Роликны ясаучылар 5.00-8.00 сәгатьләрдә йөгерергә рөхсәт алырга тели. Мөрәҗәгатьтән тыш, бер минут дәвам иткән видеороликта аларның өй шартларында спорт белән шөгыльләнүләре һәм ни дәрәҗәдә туюлары күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз