news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр диспансеризацияне мобиль поликлиникада уза алачак

Беренче чиратта медицина комплексына 100 дән кимрәк кеше яшәгән авылларга киләчәк.

(Әлмәт, 1 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының ерактарак урнашкан авылларында яшәүчеләр мобиль поликлиникада профилактик медицина тикшерүе уза алачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә алар кардиолог, офтальмолог, гинеколог һәм хирург кебек белгечләргә күренә алалар. Беренче чиратта медицина комплексына 100 дән кимрәк кеше яшәгән авылларга киләчәк. Мобиль поликлиника үз эшен сентябрь аенда башлаячак.

Быел Татарстан дүрт күчмә медицина комплексы сатып алды. 25 июльдән алар фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган авыл җирлекләренә баралар. Мобиль поликлиникалар республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә җиһазландырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot