news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Яромир һәм Теона исемнәрен кушкан

Бу атнада иң популяр исемнәр рәтенә Алинә һәм Дмитрий кергән.

Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Яромир һәм Теона исемнәрен кушкан
архив

(Әлмәт, 25 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт ЗАГС идарәсе тарафыннан бер атна эчендә 59 сабыйның дөньяга килүе теркәлгән. Алар - 32 малай һәм 27 кыз бала. Әлмәттә яшәүчеләр балаларына Теона һәм Яромир исемнәрен сайлаган.

Иң зур сабыйның авырлыгы 4900 грамм булса, иң кечкенәсенең авырлыгы – 2760 грамм.

Иң популяр исемнәр рәтенә бу атнада Алинә һәм Дмитрий керсә, иң сирәк бирелгән исемнәргә Амиля, Аиша, Зария, Есения, кертеп карарга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot