news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүчегә интернет кибеттән итек урынына кроссовка җибәргәннәр

Әлмәтлегә итекне һәм аның өчен түләнгән акчаны да кайтарып бирәләр.

(Әлмәт, 12 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Полиция бүлегенә ярдәм сорап бер әлмәтле мөрәҗәгать итә. Ул аларга үзенең алдануы турында сөйләп бирә. Алданган ханым интернет-кибеттән итеккә заказ биргән, әмма кроссовка алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге ханым интернет челтәре аша 52 процент ташламалы аяк киеменә заказ биргән була. Товар биш көннән соң килеп җитә. Ләкин аңа итек (сапоги) урынына кроссовкалар җибәргән булалар.

Полиция тиз рәвештә бу “сатучы”ның эзенә төшә. Әлмәтлегә итекне һәм аның өчен түләнгән акчаны да кайтарып бирәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot