Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче законсыз рәвештә наркотик матдә ясаган һәм саклаган
28 яшьлек ир-атта мәк саламы экстракты табылган.
(Әлмәт, 25 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтле сату максатын куймыйча, шактый күләмдә наркотик матдә әзерләп саклау маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу турыда җирле басма хәбәр ителә.
Шәһәр прокуратурасы 28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Билгеле булганча, 2019 елның 1 апрелендә ул өендә үзе файдалану өчен законсыз рәвештә мәк саламы экстракты ясаган. Шуның бер өлешен ул өч пластик шешәгә салып өендә саклаган була.
Әлмәтле гаепләү белән тулысынча килеште. Аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз