Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче пенсионер мошенниклар корбаны булган
Пенсионер ханымның картасыннан 9 мең сум акча юкка чыккан.
(Әлмәт, 13 апрель, "Татар-иинформ", "Әлмәт таңнары"). 10 апрельдә Әлмәт полиция бүлегенә мошенниклар корбаны булган өлкән яшьтәге бер ханым мөрәҗәгать иткән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, социаль челтәрләрнең берсендә ул пенсионерлар өчен өстәмә акча эшләү буенча укыту оештырылу турындагы игъланны күреп ала һәм биредә гариза калдыра.
Күпмедер вакыттан соң аңа билгесез бер кыз шалтыратып, компьютер белән читтән торып идарә итү программасын һәм телефонга билгеле бер банкның кушымтасын урнаштыру кирәклеген әйтә. Программаны урнаштырылган соң шалтыратучы җитәкчелегендә зыян күрүче банкта депозит хисабын ача.
Тагын берничә көннән аңа башка хатын-кыз шалтыратып, депозит хисапны ябырга тәкъдим итә һәм компьютер белән читтән торып идарә итү программасын активлаштыруны сорый. Шуннан соң пенсионер ханымның картасыннан 9 мең сум акча юкка чыга. Бу күренешкә шаккаткан пенсионерканы аферистка акча кайтарылачак, дип тынычландыра.
Шуннан соң аңа юридик бүлек белгеченнән шалтыраталар һәм юрист җитәкчелегендә ул вирификация процедурасын уза. Юрист әйткән документларның күчерелмәләрен электрон почта аша җибәргәннән соң берничә көннән ул аның рөхсәтеннән башка шәхси кабинетына кереп алулары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз