news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүче Лениногорск кешесе яңа китабында татар милләтенең асыл сыйфатларын ачыклый

Язма мирасы бөтенләй диярлек юкка чыгарылган татар халкының үткәнен барлау өчен автор бик күп чыганаклар белән эшләгән.

(Лениногорск, 25 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы" ). Тумышы белән Лениногорск шәһәреннән булган Әгъләм ага Бәдретдиновның чираттагы китабы дөнья күрде. Автор Кирлегәч авылында туып үскән. Хәзер Әлмәт шәһәрендә яши. Китап “Без кем, кайдан?” дип атала.

Әгъләм ага Бәдретдиновның яңа китабы татар халкы тарихындагы ак тапларны ачыклауга корылган. Язма мирасы бөтенләй диярлек юкка чыгарылган татар халкының үткәнен барлау өчен, автор бик күп чыганак белән эшләгән.

Ул, үз халкының патриоты буларак, татар милләтенең асыл сыйфатларын ачыклый, аңа гына хас булган аермалыкларны эзли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100