news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче КВН чемпионы «Голос» тамашасында Пелагея командасында җырлаячак

Светлана Малюткина Беренче каналдагы «Голос» тапшыруының унынчы юбилей тамашасында катнашты.

Әлмәттә яшәүче КВН чемпионы «Голос» тамашасында Пелагея командасында җырлаячак
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә яшәүче КВН чемпионы Светлана Малюткина Беренче каналдагы «Голос» тапшыруының унынчы юбилей тамашасында катнашты. Әлмәтле ягына ике остаз — Пелагея һәм Леонид Агутин борылды.

Светлана Highway to hell композициясен башкарган. Ике остаз кызыл төймәгә берьюлы басты. «Бездә андый хәлләр була», — дип аңлатты Пелагея.

Светлана Малюткина — «Татнефть җыелма командасы» — КВН югары лигасы чемпионы. Пелагея Малюткинаны таныды: «Светлана Әлмәт КВН командасында җырлады. Кызык! Менә син „Голос“ тамашасында. Күз алдына китерәсезме? Әлбәттә, син безне борылырга мәҗбүр иттең!», — дип Пелагея аны котлады.

Леонид Агутин Светланага борылуын анда потенциал һәм тавышның зур мөмкинлекләрен ишеткәнлегенлеге белән аңлатты. Дима Билан, үз чиратында, ни өчен Светланага әйләнмәвен сөйләде. Аның фикеренчә, Светлана «искиткеч», әмма аның командасында бер кеше өчен генә урын калган.

Светлана исә КВНның элеккеге катнашучысы файдасына үз фикерен белдерде. «Мин квнчы буларак квнщикны сайлыйм», — диде.


news_right_1
news_right_2
news_bot