Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә яшәүче ир-ат өендә шартлаткыч матдә саклаган
Суд Әлмәт кешесен 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
(Әлмәт, 28 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче 37 яшьлек ир-ат шартлаткыч матдәләрне законсыз төстә саклаган өчен шартлы рәвештә хөкем ителгән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тикшерүдән билгеле булганча, хөкем ителүче Әлмәт районының бер авылы территориясендә шартлаткыч сыекчасы булган металл банка тапкан һәм аны йортында яшереп тоткан.
Аның гомуми авырлыгы 176 грамм тәшкил иткән. Суд Әлмәт кешесен 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Моннан тыш, Әлмәт кешесе 10000 сум штрафка тартыла. Полиция бүлегендә ул үз гаебен тулысынча таныган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз