Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә яшәүче Илдар Шәкүров картиналар чигә
Илдар ага эретеп ябыштыручы.
(Әлмәт, 28 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Илдар Шәкүров ир-атлар арасында аерата сирәк очрый торган һөнәрне үзләштергән, ул картиналар чигү белән мавыга, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы.
Әлмәт картиналар галереясында берничә ел элек кул осталарының хезмәтләрен туплаган күргәзмәләр эшләде. Дистәләгән авторлар арасында бердәнбер ир-егетнең булуы оештыручыларны сок- ландырган. Алай гынамы әле, элек-электән чигү осталыгында нәзакәтлелеге белән танылган гүзәл затларыбызның «борынына чиртеп» җиңү дә яулаган шәхес ул.
Илдар Шәкүров тумышы белән Әлмәт егете. Илдар ага эретеп ябыштыручы. Тимер булып тимерне үз кулларына буйсындырган олпат ир. Ә рухы белән ул, дөрестән дә, рәссам. Кулына энә-җеп алып искитмәле картиналарга җан өргән кешене башкача атап булмый да.
– Мин кызу канлы кеше. Шырпы кабынганчы кызып китәм. Берзаман телевизордан шундый халәттән котылу өчен чигеш чигә башлаган ир-атны күрсәттеләр. Аның осталыгына сокланып, мин дә үземне сынап карыйсы иттем. Ул чорда җеп тә, чигү өчен үрнәкләр дә юк. Үзлегемнән уйлап чыгарып, шадра тастымалларга чигә башладым, – ди ул.
Бераз тынычланыр да, туктар дип иренең мавыгуына җитди карамаган Гөлүсә ханым бүген аның уң кулы. Махсус программа ярдәмендә күңеленә хуш килгән картиналарны схемага әверелдереп, җепләрне сайларга булышучы да ул. Гомер буе тәрбияче булып эшләгән Гөлүсә апаның хезмәттәшләренең дә әлеге иҗат процессында өлеше бар – Илдар абыйның әзер картиналарын иң элек бакчага алып барып күрсәтәләр икән.
– Бер картинаны чигү өчен бер айдан башлап бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин. Бу көн саен утырганда. Бүген инде мин схемаларга да алай ныклап карап тормыйм, кулым үзе алып бара. Энә-җеп тотмаган бер генә көнем дә юк, – ди Илдар әфәнде.
Чыннан да, оста чиккән картиналарны рәттән элсәң, аларга ике бүлмәле фатир гына җитмәс иде. Шуларның дистәдән артыгы гына рамнарда, калганнары төрелгән килеш күпсанлы җеп тартмачыклары белән шкафта саклана. Илдар абый шәхси күргәзмәсен уздыру хакында хыяллана, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз