news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның велосипедын урлаган ир-атны тоткарлаганнар

Әлеге ир-атка карата Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

Әлмәттә яшәүче хатын-кызның велосипедын урлаган ир-атны тоткарлаганнар
Салават Камалетдинов/архив

(Әлмәт, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең ведомстводан тыш сакчылык экипажы хезмәткәрләре кыйммәтле велосипед урлаган ир-атны тоткарлаган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Көндез Росгвардия хезмәткәрләренә Ленин урамындагы бер кафе янында велосипед урлаулары турында хәбәр килеп ирешә. Экипажларның берсе тиз арада вакыйга урынына килә.

Ачыкланганча, зыян күрүче хатын-кыз җәмәгать оешмасына "Forward" маркалы велосипедта килгән була. Шуннан соң ул транспорт чарасын махсус трос белән коймага беркетеп куя. Әмма бу җинаятьчене туктатмаган. Ул тросларны махсус эш коралы белән кисеп, урланган велосипедтка утырып китә. Китерелгән зыян суммасы 15 мең сумнан артык тәшкил иткән.

Росгвардия хезмәткәрләренә җинаятьчене табарга якында урнашкан видеокүзәтү камералары булыша. Ул элек берничә тапкыр хөкем ителгән 34 яшьлек ир булып чыга. Зыян күрүче шунда ук югалган велосипедын танып ала.

Әлеге ир-атка карата Җинаять кодексының 158 маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100