news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз улына алимент түләүдән баш тарткан

Ана кешенең 300 мең сумлык бурычы җыелган.

Әлмәттә яшәүче хатын-кыз улына алимент түләүдән баш тарткан
архив

(Әлмәт, 17 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә яшәүче хатын-кыз улы өчен үзенә карата җинаять эше кузгатылганчы алимент акчасын түләмәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Суд карары буенча 36 яшьлек хатын баланы караган өчен алимент түләргә тиеш булган. Ләкин карар үтәлми һәм әлмәтлегә карата бурычны түләттерү буенча башкарма эш кузгатыла", - диде Татарстан буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова хәбәр итте.

Нәтиҗәдә, аны җинаять җаваплылыгына тартканнар. Бары тик шуннан соң гына хатын-кыз улы алдында булган 300 мең сумлык бурычын барып түләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot