news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә яшәүче бурычлы кешеләрнең машиналарына арест салынган

Автомобиль хуҗалары ун көн дәвамында бурычларын түләмәсә, машиналар сатуга куелачак.

(Әлмәт, 7 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт суд приставлары автоинспекторлар белән бергә рейдка чыкты. Рейд барышында кредитлар һәм салымнар буенча бурычлары өчен дүрт әлмәтленең автомобиленә арест салынган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Түләмәүчеләрне "Юл приставы" программа комплексы ярдәмендә ачыклый алдылар.

Бер автомобиль хуҗасының кредит һәм транспорт салымын түләмәгән өчен "Лада" машинасына, кредит түләүләре буенча 200 мең сум бурычы булган "Лада Калина"га һәм ЮХИДИ штрафларын түләмәгән машина йөртүченең "Рено Дастер" ына арест салына. Шулай ук кредит түләүләре буенча 800 мең сумнан артык бурычы булган "Хендай Солярис" хуҗасын да вакытлыча машинасыз калдыралар.

Автомобиль хуҗалары 10 көн дәвамында бурычларын түләргә тиеш. Түләмәгән очракта машиналар сатуга куелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot